Логотип
Хәбәрләр

Оренбург өлкәсе "Татар кызы-2018"не сайлый

Конкурста җиңүче октябрьдә Казанда узачак Халыкара бәйгедә үзе яшәгән төбәк исеменнән чыгыш ясаячак. Бүген, ягъни 4 июль көнне Оренбург өлкәсендә "Татар кызы-2018"не сайлаячаклар. Бу хакта Оренбург т...

Конкурста җиңүче октябрьдә Казанда узачак Халыкара бәйгедә үзе яшәгән төбәк исеменнән чыгыш ясаячак.

Бүген, ягъни 4 июль көнне Оренбург өлкәсендә "Татар кызы-2018"не сайлаячаклар. Бу хакта Оренбург татарларының "Туган тел" милли-мәдәни берләшмәсе хәбәр итә.
Бәйгедә катнашу өчен Оренбург өлкәсендә яшәү, татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен яхшы белү шарт. 
 
"Татар кызы-2018" конкурсында җиңүче октябрьдә Казанда узачак Халыкара бәйгедә үзе яшәгән төбәк исеменнән чыгыш ясаячак. 
Узган ел "Татар кызы" Халыкара бәйгесе Уфада үтте. Анда Татарстан кызы Гөлназ Гатина төп призга лаек булды. 

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк