Логотип
Хәбәрләр

«Өйләнгәннәр, башкаларның башын бутап йөрмәгез»

Танылган алып баручы һәм блогер Айсылу Лерон инстаграмда бүгенге көндә бик популяр. Үз битендә дә язылучылары бик күп, сорау-җавап формасындагы аккаунтлар да алып бара. Хәзер инде ул танышу-кавыштыру эшенә керешкән.

Танылган алып баручы һәм блогер Айсылу Лерон инстаграмда бүгенге көндә бик популяр. Үз битендә дә язылучылары бик күп, сорау-җавап формасындагы аккаунтлар да алып бара. Хәзер инде ул танышу-кавыштыру эшенә керешкән. @CHAT.TATAR дигән аккаунт ачкан, анда теләге булган кеше кереп, үзенә сөйгән яр эзли ала. Ләкин чит-ят күзләр, узып барышлый кереп чыгучылар булмасын өчен, аккаунтка керү түләүле. Яшь чикләве юк. Кимендә 150 сумыңны түлисең дә, таныша башлыйсың, 10 көндә пар табуны вәгъдә итәләр. Сүз уңаеннан, Айсылу үзе дә ире белән интернетта танышкан икән.

«ТАТАР ЧАТЫ»нда бары чын-чынлап дус яки пар табарга теләүчеләр генә керсен иде! Өйләнгән яки җитди мөнәсәбәтләрдә булганнар, башкаларның башын бутап йөрмәгез!» дип яза Айсылу.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

БЕЗ ИРЕМ БЕЛӘН ИНТЕРНЕТТА ТАНЫШТЫК❤ ? 10 ел элек! Ул вакытта ук инде интернет аша танышу гадәти хәл иде. Ә хәзер бигрәк тә! Интернетта пар эзләүчеләр күп, үз тиңнәрен табучылар аз. Шуңа күрә... ‼ МИН НӘТИҖӘЛЕ ТАНЫШУНЫҢ ЯҢА ФОРМАТЫН ТӘКЪДИМ ИТӘМ! ‼ @CHAT.TATAR - бөтендөнья татарлары өчен танышу, аралашу, очрашу һәм кавышу территориясе? Монда син: ⚜ сөйгән ярыңны ⚜ яңа танышлар ⚜ дуслар ⚜ фикердәшләр таба аласың! ? Төркем ябык! Ә, димәк, биредә чит-ят күзләр, узып барышлый кереп чыгучылар булмаячак?‍♀️ Группага символик бәя түләп керү - әлеге шартны саклап калырга ярдәм итәр дип уйлыйм. ? "ТАТАР ЧАТЫ"нда бары чын-чынлап дус яки пар табарга теләүчеләр генә керсен иде! Өйләнгән яки җитди мөнәсәбәтләрдә булганнар, башкаларның башын бутап йөрмәгез! ? Минем максат бер: ялгыз татарларга танышу өчен бөтен шартларны тудыру? ? ‼ИГЪТИБАР‼ Яшь чикләве юк! Группабызда яшьләр дә, өлкәннәр дә үз тиңнәрен эзләп таба алачак??? @chat.tatar - ЯЛГЫЗЛЫККА НОКТА КУЯР ВАКЫТ! . P.S. Кушылырга теләүчеләрнең һәрберсенә директка хат юллыйм, укыгыз! Шулай ук миңа директка яза аласыз, аңлатырмын!)) . #татарчаЧАТ #ялгызлыктандәва

Публикация от ?АЙСЫЛУ ЛЕРОН? (@iceluleron)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк