Логотип
Хәбәрләр

Озакламый Казанның төп чыршысы Гаилә үзәге янында ачыла

Казанның төп чыршысы Сибгат Хәким урамындагы «Казан» гаилә үзәге янында 27 декабрьдә ачыла. Бу хакта Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбедә билгеле булды. «27 декабрьдә Казан халкын һәм шәһәр кунакларын...

Казанның төп чыршысы Сибгат Хәким урамындагы «Казан» гаилә үзәге янында 27 декабрьдә ачыла. Бу хакта Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбедә билгеле булды.

«27 декабрьдә Казан халкын һәм шәһәр кунакларын «Казан» гаилә үзәге янына бәйрәм чараларына чакырабыз» диде Казан шәһәре башкарма комитетының беренче урынбасары Рөстәм Гафаров.

Кунакларны зур курчаклар һәм WorldSkills символлары каршы алачак. Бәйрәм программасында музыкаль баттл һәм «Халык Кыш бабае» бәйгесенә йомгак ясау планлаштырылган.

Шулай ук биредә боз шәһәрчеге ачыла. Аны боз сыннары бизәп торачак, балаларга шуу өчен таулар ясала, карусель эшләячәк. Җылынып чыгу урыны да каралган.

Шәһәр үзәк чырышысын ачу бәйрәм салюты белән төгәлләнә.

Моннан тыш, «Казан» гаилә үзәге янында яңа елны каршыларга мөмкин булачак.

Фото: Рамил Гали

Чыганак: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк