Оста куллы кеше

Кардан төрле сыннар ясау күп кенә районнарда күптәннән килгән традиция булып тора. Ел саен авыл җирлекләрен, төрле оешма тирәләрендә сыннар ясыйлар. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында, кайсы гына авыл аша үтсәң дә, кунакларны Кыш бабай, Кар кызы һәм тагын башка күптөрле әкият геройлары каршы ала. Кукмара районы Олыяз авылында ясалган сынны күреп гаҗәпкә калдык. Мондый могҗиза күргән юк иде әле. Авторы - Нурсил Галләмов икән. Читтән карасаң, бер дә кардан ясалган сын димәссең үзләрен. Нәкъ чын атлар кебек. Әлеге атларны матбугатның инста тасмасыннан карый аласыз. Нурсил абыйның хезмәтенә сокланырлык!
Фото: @matbugat
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
18 август 2022 - 13:55
-
16 август 2022 - 13:32
-
11 август 2022 - 13:51
-
9 август 2022 - 09:28
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте