Логотип
Хәбәрләр

"Паркларда кыш" программасы казанлыларга Яңа татар музыкасы концертын тәкъдим итте

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Аксенов скверында узган Яңа татар музыкасы концерты Илгиз Шәйхразиевтан башка гына узды. Шактый күп булып җыелган тамашачы каршында Гөлназ Батта...

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Аксенов скверында узган Яңа татар музыкасы концерты Илгиз Шәйхразиевтан башка гына узды. Шактый күп булып җыелган тамашачы каршында Гөлназ Батталова, “Болгар кызлары” триосы, Альбина Маклакова, “Сәйдәш” бию ансамбле, ике рэп-төркем - АЛТАН егетләре һәм К-Ru чыгыш ясады. Сәгать ярым дәвам иткән концертны Нурбәк Батулла белән Ислам Вәлиев алып бардылар.

Яңа татар музыкасы концертын “Паркларда кыш” Яңа ел программасы кысаларында Yummy Music лейблы оештырган иде. Yummy Music яңа татар музыкасы лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров концертка төрле стильдәге музыкантлар чакырылуын әйтте. “Салкынга җанлы музыка уен коралларын алып чыгып булмый, алар ката, ә электрон музыка белән була”, - диде Ильяс. Аксенов скверындагы яңа татар музыкасы концерты - “Паркларда  кыш” Яңа ел программасы кысаларында Yummy Music лейблы оештырган бердәнбер татар тамашасы.

“Дуслар! Телеграм һәм Ватсап аша якыннарыгызга языгыз - җылы итеп киенеп, бирегә килсеннәр, без башлыйбыз, - дип тамашачыга дәште алып баручылар. – Бүген биредә бик күп җанлы музыка булачак. Сез андыйны ТНВдан, радиодан да ишетмәссез. Бик күңелле булачак”.

Алып баручыларның чакыруына колак салдылар булса кирәк, тиз арада парк тамашачы белән тулды.

Концерт дәвамында туңуны сәбәп итеп кайтып китүчеләр дә күренмәде. Ә эченә салкын үтә башлаучылар өчен өчпочмаклы һәм чәкчәкле татарча чәй әзерләп куелган иде. Бушка. Тәмле чәйне “Түбәтәй” кафесы тәкъдим итте.

Аксенов скверына бик итагатьле, әдәпле тамашачы җыелган булып чыкты: бушлай булуга карамастан, этешмичә-төртешмәчә генә чәй эчтеләр, алып баручылар оештырган интерактив уеннарда актив катнаштылар, биергә чакырганда биеделәр. Шунысы да игътибарга лаек – тамашачы арасында ике генә кеше татарча белмәвен әйтте, башкалар барысы да алып баручыларның татарча сәламләвенә татарча җавап бирде һәм концертның татарча алып барылуына ризалыгын белдерде.

Концерт позитив эмоцияләр калдыра торган номерлардан төзелгән булуы белән дә игътибарга лаек. “Мин сезнең дөньягызны шатлык белән тутырам”, - диде Рөстәм К-Ru. “Барысы да яхшы булачак”, - диде АЛТАН егетләре. “Алтын битлек” милли театр премиясе номинанты Нурбәк Батулланың үзенчәлекле биюеннән соң тамашачы хәтта “Җир җылынуын” да таныды.

Концертта соңгы номерлар якынлашканда алып баручылар тамашачыга Габдулла Тукайның “Туган тел”е язылган кәгазьләр таратып чыкты. Концерт катнашучылар һәм тамашачылар башкаруында “Туган тел” җыры белән тәмамланды. 

татар-информ

Фото: Ильнар Тухбатов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк