Логотип
Хәбәрләр

Пенсия капиталын эшләтеп җибәрү вакыты билгеле булды

Шәхси пенсия капиталының йомгаклау концепциясе көзен җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителәчәк. Россия Хөкүмәте шәхси пенсия капиталы концепциясе буенча тагын җентекләп фикер алышачак. Яңа системаны...

Шәхси пенсия капиталының йомгаклау концепциясе көзен җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителәчәк.

Россия Хөкүмәте шәхси пенсия капиталы концепциясе буенча тагын җентекләп фикер алышачак. Яңа системаны 2020 елдан эшләтеп җибәрергә мөмкин булачак. Бу турыда Мәскәү финанс форумында финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте, дип яза ТАСС.

Силуанов сүзләренчә, йомгаклау концепциясен җәмәгатьчелеккә көз тәкъдим итәчәкләр.

2016 елда Финанслар министрлыгы белән Үзәк банк пенсия тупланмасының яңа системасын тәкъдим итте. Бу концепция буенча, хезмәткәр әлеге максатларга үз хезмәт хакыннан 6 процент күчереп барып, пенсиянең тупланма өлешен мөстәкыйль башкара. Шул ук вакытта түләүдән баш тарту, бу сумманы арттыру яки киметү очраклары да карала. 

татар-информ 

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк