Логотип
Хәбәрләр

Пенсия яше үзгәргәч, акчасын кемгә арттыралар?

Премьер-министр Дмитрий Медведев Дәүләт Думасына пенсия системасындагы үзгәрешләр турындагы закон проектын тапшыру хакындагы боерыкны имзалады. Россия Хөкүмәте пенсия яшен арттыруны киләсе елдан башл...

Премьер-министр Дмитрий Медведев Дәүләт Думасына пенсия системасындагы үзгәрешләр турындагы закон проектын тапшыру хакындагы боерыкны имзалады.

Россия Хөкүмәте пенсия яшен арттыруны киләсе елдан башлап, ел саен өстәп барырга тәкъдим итте. Шулай итеп илдә пенсия яше ир-атлар өчен 65 яшь һәм хатын-кызлар өчен 63 яшь булачак. Күчеш этабы 2019 елда башлана һәм ир-атлар өчен 2028 елга кадәр, хатын-кызлар өчен 2034 елга кадәр дәвам итәчәк. 

«2019 елда айлык пенсияне уртача алганда 1000 сумга арттыру пенсияләрне индексацияләү ярдәмендә башкарылачак. Бу эшләмәүче пенсионерларның гына пенсиясе күтәреләчәк дигән сүз», - дип аңлатты РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте. Дәвамын укыгыз...

Фото: pixabay.com

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк