Логотип
Хәбәрләр

Пенсияләр турындагы яңа закон проекты буенча, Татарстанда кайнар элемтә ачыла

Төбәк Пенсия фонды бүлеге белгечләре гражданнарга закон проектының төп нигезләмәләре буенча консультация бирәчәк. (Казан, 18 июль, "Татар-информ"). Иртәгә, 19 июльдә, Татарстан Пенсия фондында “Пен...

Төбәк Пенсия фонды бүлеге белгечләре гражданнарга закон проектының төп нигезләмәләре буенча консультация бирәчәк.

(Казан, 18 июль, "Татар-информ"). Иртәгә, 19 июльдә, Татарстан Пенсия фондында “Пенсияләр турындагы яңа закон проекты хакында ниләр белергә кирәк” дип аталган тематик кайнар элемтә ачыла. Бу турыда пенсия фондының матбугат хезмәте хәбәр итте.

19 июльдә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр 8(843) 279-27-27 номеры буенча кайнар элемтә эшләячәк. Төбәк Пенсия фонды бүлеге белгечләре гражданнарга закон проектының төп нигезләмәләре буенча консультация бирәчәк.

  • ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең кайнар элемтәсе дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр эшли. 12.00-12.45 – төшке аш вакыты. Элемтә  өчен номер - (843) 279-27-27.
  • Фото: pixabay.com
  • татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк