Логотип
Хәбәрләр

Пензада “Татар кызы-2018” бәйгесе була

Бәйгедә җиңүчегә зәркән эшләмәләр алу өчен 50 000 сумга сертификат бирәчәкләр. (Казан, 2 май, “Татар-информ”). Быел 20 майда Пензада “Татар кызы-2018” халыкара бәйгесенең икенче этабы узачак. Бу туры...

Бәйгедә җиңүчегә зәркән эшләмәләр алу өчен 50 000 сумга сертификат бирәчәкләр.

(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Быел 20 майда Пензада “Татар кызы-2018” халыкара бәйгесенең икенче этабы узачак. Бу турыда Пенза татарлары мохтарияты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйгене Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияты белән бергә Пенза өлкәсе Мәдәният һәм туристлык министрлыгы үткәрә.

Пенза өлкәсендә яшәүче 18 дән 25 яшькә кадәрге кызлар татар кызының милли, әхлакый матурлыгын, иҗади осталыкларын, шулай ук тышкы кыяфәтен күрсәтү буенча көч сынашачак.

Бәйгедә җиңүчегә зәркән эшләмәләр алу өчен 50 000 сумга сертификат бирәчәкләр. Пенза "Татар кызы" титулын яулаган кыз Казанда узачак бәйгедә Пенза өлкәсен тәкъдим итү хокукы алачак.

Башка титулларны яулаган кызларга 30 000 һәм 20 000 сумлык сертификатлар биреләчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк