Логотип
Хәбәрләр

Перчаткалы фитнес кайда ул?

«Яңа гасыр» телеканалында эшләүче, май кояшы төсле елмаеп кына торучы Роза Әдиятуллинаны беләсез бит инде, име? Ие инде, «Татарлар» тапшыруында да алгы сызыкта, «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар...

«Яңа гасыр» телеканалында эшләүче, май кояшы төсле елмаеп кына торучы Роза Әдиятуллинаны беләсез бит инде, име? Ие инде, «Татарлар» тапшыруында да алгы сызыкта, «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар бәйгесенең алып баручысы да, «Шаян ТВ»ның алыштыргысыз командиры да... Вәәт – Розалар да бәрәңге алган! Ул бит Казан кызы дип. Булса соң. Аның урынына авыл килене! Һәм авыл киленнәреннән бер ким җире дә юк – җир җимерттереп эшли дә, бәлеш-пәрәмәчләрен дә пешерә белә ул. Шуңа да: «Юк, авыр түгел! Бәрәңге җыймаска инде», – дип җаваплый Роза көлә-көлә.

– «Дөрес, эшләми эшләгәч, икенче көнгә гәүдәне җыеп алулары гына ансат булмады». Аның урынына үзе бер фитнес, әйеме, Роза – айлык норманы бер көндә алып кайт әле! Җитмәсә әле берьюлы кышлык бәрәңге запасы да бар дигән сүз!..

Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк