Пермьдә “Зөләйха күзләрен ача” фильмындагы сөрген эпизоды төшерелә башлаган- видео

“Зөләйха күзләрен ача” күп серияле фильмының сөргенгә сөрү эпизодын төшерү өчен, Пермь өлкәсенең Кама буендагы урманлы урынны сайлаганнар. Бу хакта "Россия 1" телеканалы хәбәр итә.
Беренче кадрлар итеп Зөләйха өстенә агач аву төшерелгән. Бу күренештә Зөләйха ролен башкаручы Чулпан Хаматованы дублер- каскадер алыштырып тора, дип хәбәр итә телеканал.
Фильмның калган күренешләре Татарстанның Лаеш районында төшереләчәк. “Казандагы елгалар артык тыныч. Анда ял итәргә чыккан кебек. Ә монда табигать кыргый һәм куркыныч”,- дип аңлата Пермь төбәгенә баруны фильмның режиссеры Егор Анашкин.
Иртәгә төшерү төркеме кабат Лаешка әйләнеп кайтачак. Гүзәл Яхина әсәре буенча төшерелгән фильмның премьерасы 2019 елның ахырында булыр дип көтелә.
Дәвамы...
Фото: кадр из видео, t7-inform.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 март 2021 - 09:22
-
5 март 2021 - 10:06
-
4 март 2021 - 12:15
-
3 март 2021 - 13:30
-
3 март 2021 - 12:54
-
3 март 2021 - 10:02
-
2 март 2021 - 10:48
-
1 март 2021 - 13:14
-
Наркотикларга – юк! 12+