Логотип
Хәбәрләр

Пилотның канында алкоголь табылу сәбәпле, Казан-Мәскәү самолеты тоткарланган

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Пилотның канында алкоголь табылу сәбәпле, «Аэрофлот» компаниясенә караган самолет Казаннан Мәскәүгә оча алмады, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау...

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Пилотның канында алкоголь табылу сәбәпле, «Аэрофлот» компаниясенә караган самолет Казаннан Мәскәүгә оча алмады, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы.

Чыганак мәгълүматлары буенча, 17 мартта 44 яшьлек пилот очар алдыннан медицина тикшерүе узган. Анализлар аның канында 0,06 промилле күләмендә алкоголь булуын күрсәткән.

Дозаның бик аз булуына да карамастан, пилотны рейстан алганнар, аның урынына Мәскәүдән очучы чакырганнар.

Шул рәвешле, самолет Мәскәүгә 7.15 сәгать урынына 13.06 сәгатьтә генә очкан.

Хәзерге вакытта авиакомпаниядә әлеге хәлне тикшерәләр. 

татар-информ

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк