Логотип
Хәбәрләр

«Әпипә» музыкаль комедиясе тиздән прокатка чыгачак

Татарстан киносы көннәре Казанда «Әпипә» музыкаль комедиясенең премьерасы белән төгәлләнде. Фильмның беренче тамашачылары арасында «Татар-информ» хәбәрчеләре дә бар иде. «Әпипә» - кинопродюсер Миләүш...

Татарстан киносы көннәре Казанда «Әпипә» музыкаль комедиясенең премьерасы белән төгәлләнде. Фильмның беренче тамашачылары арасында «Татар-информ» хәбәрчеләре дә бар иде.

«Әпипә» - кинопродюсер Миләүшә Айтуганованың Татарстанда прокатка чыгару өчен төшерелгән кинопроекты. Киносценарийны Миләүшә Айтуганова заказы белән язучы Марат Кәбиров язган. Бу – язучының әлеге жанрда дебюты. Режиссер – Илшат Рәхимбай. Композитор һәм саунд-продюсер – Юрий Федоров.

Музыкаль комедиянең сюжеты бик гади – җиде кыздан торган «Әпипә» музыкаль төркеме гастрольләрдә йөри. Әлмәттә алар концерт алдыннан паркта йөргәндә «Күзәтү тәгәрмәче» башында эленеп калалар. Кызлар котылып концертның икенче өлешенә генә килеп җитәләр. Алар килгәнче тамашачы алдында алып баручы, төркем җитәкчесе, тавыш операторы һәм костюмер чыгыш ясый.

Рольләрне нигездә татар эстрадасы артистлары һәм биш драма артисты башкара. Фильмда «Фәридә-Алсу» дуэты һәм «Зө-ләй-лә» триосы кызлары, Алсу Әбелханова, Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина һәм башкалар төшкән.

Мәхәббәт линиясе Тинчурин театрының яшь пары – Артем Пискунов белән Резеда Сәләховага тапшырылган. Артем - төркемгә очраклы эләккән егет, ә Резеда төркемнең костюмеры. Егеткә тормышчан киңәшләр бирүче автобус йөртүче ролендә – Фирдүс Тямаев. Тавыш операторы ролендә – Элвин Грей.

Миләүшә Айтуганова җиңел музыкаль комедия белән татар тамашачысын татар киносын карарга өйрәтергә хыяллана. Фильм ноябрь аенда республика районнары буйлап прокатка чыгарга мөмкин. Миләүшә Айтуганова фильмны акчасыз төшерүен, үзләренә Әлмәт районы администрациясе булышуын әйтә.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк