«Планетаның сәламәтлеге – минем кулларда!» халыкара балалар иҗат бәйгесе игълан ителде

«Планетаның сәламәтлеге – минем кулларда!» халыкара балалар иҗат конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Бәйгегә 17 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Аларга түбәндәге номинацияләр буенча иҗат эшләрен башкарырга тәкъдим ителә:
1. Сурәтләү сәнгате
2. Компьютер графикасы (экологик плакат)
3. Сын
4. Хэнд-мэйд
5. Видео
6. Әдәби әсәр
7. Волонтерлык эшчәнлеге.
Конкурс 2 яшь категориясендә уздырыла: 1нче төркем: 12 яшькә кадәргеләр, 2нче төркем: 13 — 17 яшьлекләр. Бәйгедә катнашу буенча тулырак мәгълүмат өчен телефон номерлары - 8 (495)-981-30-03, 8 (925)-801-40-04.
Фото: pixabay.com
Чыганак: татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
4 март 2021 - 12:15
-
3 март 2021 - 13:30
-
3 март 2021 - 12:54
-
3 март 2021 - 10:02
-
2 март 2021 - 10:48
-
1 март 2021 - 13:14
-
27 февраль 2021 - 20:08
-
26 февраль 2021 - 15:13
-
Наркотикларга – юк! 12+