Логотип
Хәбәрләр

«Почта России» җитәкчесе ничә сумлык фатирда яши?

Күптән түгел интернетта «Почта России» предприятиесе генераль директоры Николай Подгузовның миллиард сумлык фатир алуы турында мәгълүмат пәйда булды. Җитәкче бу сүзнең дөреслеген кире каккан, дип яза...

Күптән түгел интернетта «Почта России» предприятиесе генераль директоры Николай Подгузовның миллиард сумлык фатир алуы турында мәгълүмат пәйда булды. Җитәкче бу сүзнең дөреслеген кире каккан, дип яза ТАСС. 
 
Подгузов фатирының бәясен 100 миллион сумнан әз генә кимрәк дигән. Шуның 75% ипотека хисабына түләнә, калган сумманың бер өлешен җитәкче үзе җыйган, ә бер өлеше ике фатирын сатканнан соң тупланган.
 
«Мин үземне миллиардер дип танылырмын дип көтмәгән идем», дигән Подгузов. Ул керемнәре һәм чыгымнары турында декларация тапшыруын әйткән. «Әйе, фатир чыннан да кыйммәтле, әмма гаиләм дә зур, ә керемем ипотеканы түләп бетерермен дип өметләндерә», - дигән ул.
Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк