Полина Гагарина 40 килограммга ябыгып, үз мәхәббәтен тапкан

32 яшьлек Полина Гагарина җанатарларын шаккаттыра белә. Карьера башында артист имиджын кискен үзгәртте, ул 40 килограммга ябыгып, брюнеткадан блондинкага әверелде.

Улы Андрей туганнан соң Полинаның тормышы гадәти ритмга керә. Нәкъ менә шул чорда йолдыз йөклелек вакытында җыелган артык килограммнарына каршы көрәш башлый. Җырчы авырга узгач гел ачлык кичерүен сөйли. «Төнлә суыткычка килеп, аның эчендәге азыкның яртысын юк итә ала идем. Ресторанда берничә порция ашап та, ачлык хисе тоя идем.. Мин ничек булдыра алдым икән шулай?!», − дип хәзер гаҗәпләнә йолдыз.

Аңа диетага утырырга туры килә. Ул аерым туклануны практикалый башлый. Бер көн бары тик гына дөге, икенчесе көнне — тавык ашый. Алтыдан соң ашауны туктата. Җырчының хатирәләре буенча, аңа туклану артыннан күзәтү ошый башлый. Һәм Полина артык килограммнарыннан арына.

Автор: Александра Иванова

Фото: starhit.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
337
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Усал хатын мужикны чүпрәккә әйләндерә»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Наркотикларга – юк! 12+
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы