Логотип
Хәбәрләр

Полина Гагарина бәхәс тудыра

Танылган җырчы һәм композитор Полина Гагарина тыгыз гастрольләр графигы аркасында буш вакытын гаиләсе белән бергә бик сирәк уздыра. Узган ял көннәрендә исә җырчы ире, малае һәм кечкенә кызы белән ял и...

Танылган җырчы һәм композитор Полина Гагарина тыгыз гастрольләр графигы аркасында буш вакытын гаиләсе белән бергә бик сирәк уздыра. Узган ял көннәрендә исә җырчы ире, малае һәм кечкенә кызы белән ял итә. Ул бу хакта инстаграм битләрендә язылучылар белән уртаклаша. 2017 елда туган кызы Мия белән бергәләп юлдан барган фотоны микроблогына элә. Бу фото социаль челтәрләрдә бик зур бәхәс куптара. Беренчедән, җырчының фанатлары һәрвакыт бик матур һәм зәвыклы итеп киенә торган Гагаринаны спорт стилендәге җылы киемнәрдә күреп шакката, икенчеләре кызы Миягә «вожжи» (ягъни махсус балаларга ерак китмәсен, егылмасын өчен бәйли торган кулланма) киертүенә каршы төшеп, баланы «поводокта йөртәсез» дип яза.

Шулай шул ул, «йолдыз» тормышы – нишләсәң дә тикшерәләр...

Фото Полина Гагаринаның шәхси аккаунтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк