Данир Сабировтан Нагиевка сәлам

Данир Сабиров – яшьләр арасында күренекле, искиткеч сәләтле пародия һәм нәфис сүз остасы, җырчы, биюче, тамада, гомумән, сирәк талант иясе. Күпләребез Данирның юморлары белән таныштыр инде. Алар бихисап күп һәм үзенчәлекле. Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллин, Рәшит Сабиров, Бәширә Насыйрова, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Айдар Фәйзерахманов, Фирзәр Мортазин, Булат Нигъмәтуллин, «Мунча ташы»ннан Искәндәр Мотыйгулла, Габделфәт Сафин, Зөлфия белән Җәвид Шакировларга куйган пародияләрен күргән бар. Бүген дә Данир Сабиров инста тасмасына видеоязма урнаштырган. «Сабировтан Нагиевка сәлам» дип атасак та буладыр әлеге пародияне. Ул актер, музыкант, җырчы, шоумен, теле-радио тапшырулар алып баручысы Нагиев Дмитрий Владимирович ролендә. Аның һәр клибы, видеосы юмор хисе белән сугарылган. Бүгенгесе дә – искәрмә түгел.

«Пародия – бик авыр жанр. Охшату бер, кызык булырга тиеш бит әле ул, кешене көлдерергә тиеш» ди пародист бер әңгәмәсендә. Авыр жанр булса да, Данир аны бик җиңел генә башкарып чыга кебек.

Г.Гыймадиева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
739
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Акчаң булса, син - җырчы!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
756
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1211
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
980
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
764
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1137
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
810
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы