Логотип
Хәбәрләр

Продюсер Светлана Бохараева татарча мультфильм өчен Россия финансларын җәлеп итә алган

"Гөлнәзек - диюләр җиңүчесе" анимацион фильмы өчен Россия Мәдәният министрлыгы 2 миллион сум субсидия биргән. Милли тематика белән анимацион фильмнар төшерү өчен Россия финансларын җәлеп итәргә мөмки...

"Гөлнәзек - диюләр җиңүчесе" анимацион фильмы өчен Россия Мәдәният министрлыгы 2 миллион сум субсидия биргән.

Милли тематика белән анимацион фильмнар төшерү өчен Россия финансларын җәлеп итәргә мөмкин. “Күктау”, “Бибинур” кебек танылган татар фильмнарының продюсеры булган Светлана Бохараева үз мисалында  татар мультфильмы өчен Россия Мәдәният министрлыгыннан субсидия алу мөмкинлеге турында сөйләде.

  • Елена Ермолинаның “Гөлнәзек - диюләр җиңүчесе” анимацион фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең Милли бәйгесендә катнаша. Мультфильмның продюсеры - Светлана Бохараева.

Мультфильмны татар артисты Илдус Габдрахманов тавышландырган.

Светлана Бохараева татар әкияте өчен 9 минутлык мультфильмга Россия мәдәният министрлыгыннан 2 миллион сум субсидия ала алган. Мультфильм башта 9 минутка исәпләнсә дә, авторлар ул вакытка сыеша алмаганнар. Мультфильм 13 минутлык булып чыккан.

“Россия акчаларына бик күп сандагы аниматорлар дәгъва итә. Анимация фестиваленнән генә дә өч меңләп кеше уза. Бөтенесе дә акча сорап Россия мәдәният министрлыгына килә. Чөнки башка акча сорар урын юк. Безнең ышанычлы репутациябез дә булышкандыр, - дип фаразлады фильмның продюсеры Светлана Бохараева “Татар-информ” хәбәрчесенең соравына җавап итеп. – Субсидиягә дәгъва итәүчеләрнең 80-90 проценты Мәскәү һәм Петербург аниматорлары. Мөгаен, милли темага алынып, милли продукция ясарга теләвебез дә бу финансны алырга булышкандыр”.

Әмма моны Светлана Бохараева “капкын” дип атады. “Безнең милли тематиканы гына түгел, башка әйберләр дә ясыйсыбыз килә. Әмма бу очракта дәүләт ярдәмен алу авырлаша”.

“2 миллион сум субсидия тугыз минутка исәпләнгән иде. Безнең бу мәсьәләдә тәҗрибәбез аз. Эшли башлагач тугыз минутка сыеша алмавыбыз аңлашылды. Без ниндидер өстәмә финанслардан башка гына 13 минутлык мультфильм эшләдек. Финанслар бирелгәндә анимациянең минуты 250 мең сумнан исәпләнә. Бу бер еллык эш”, - диде продюсер һәм мультфильмның якынча сметасын санады.

Елена Ермолина әлеге мультфильмның балаларга барып җитә алмау куркынычы барлыгына борчылды. “Аның язмышы фестивальләр белән дә төгәлләнергә мөмкин, - диде ул. – Мин аның тамашачына барып җитүен телим. Без бит шуның өчен тырыштык".

Светлана Бохараева анимацион фильмның прокат язмышын күрмәвен әйтте. “Бәлки, телевидение күрсәтер, кайсыдыр канал сатып алыр. Без прокатта акча эшләү турында уйламыйбыз да. Андый мөмкинлек юк. Бәлки кинотетарларда бара торган мультфильмнар җыентыкларына кертә алырбыз. Миләүшә Айтуганова белән дә киңәшәсем килә – бәлки ул мультфильмны алга таба этәрү буенча киңәш бирә алыр. Аның белән бергә республикада күрсәтә алырбыз”, - диде ул.

Оештыручылар кинофестивальләрдә катнашып беткәннән соң анимацион әкиятне интернетка урнаштырырга вәгъдә итәләр.

Светлана Бохараева әйтүенчә, субсидиягә дәгъва итүчеләргә акча бирелгәндә алар алдында аудитория зурлыгы белән отчет бирү бурычы куелмый.

Казан кинофестивалендә мультфильмнар тәкъдим ителә торган махсус номинация юк. Шуңа күрә кинофестивальдә катнашучы татар мультфильмнары Милли конкурска кертелгән.

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк