Логотип
Хәбәрләр

Прокуратура Казанның “Мәскәү” сәүдә үзәгендә кагыйдәләр бозылуын ачыклады

(Казан, 28 март, “Татар-информ”). Прокуратура белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт идарәсе Дәүләт янгын күзәтчелеге Казанның Киров районындагы “Мәскәү” сәүдә үзәгенд...

(Казан, 28 март, “Татар-информ”). Прокуратура белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт идарәсе Дәүләт янгын күзәтчелеге Казанның Киров районындагы “Мәскәү” сәүдә үзәгендә булдылар. Кешеләрне эвакуацияли торган чыгу урыннарында хилафлыклар ачыкланган.

“Эвакуацияли торган чыгу урыннары чүп-чар белән тутырылган, кайбер ишекләр дөрес урнаштырылмаган, аларны ачкан очракта, чыгу юлын каплыйлар. Эвакуацияләгән очракта бу паника, этешү, кыенлык тудырачак”, - дип билгеләп үтте министрлык хезмәткәре Руслан Галиуллин.

Тикшерүдән соң Галиуллин янгын тревогасы игълан итте – эвакуация башланды. Әмма министрлык хезмәткәре монда да кагыйдәләр бозылуын ачыклады.

Хезмәткәрләр сәүдә үзәгенә килүчеләргә башка эвакуацияләү юлларын күрсәтмәделәр. Нәтиҗәдә, барысы да бер ишеккә барып этешү-төртешү башланды”, - диде Галиуллин.

татар-информ

Фото: Александр Елисеев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк