Логотип
Хәбәрләр

Пугачева белән Галкин аерылышу чигендә

42 яшьлек Максим Галкин 69 яшьлек Алла Пугачева белән аерылышырга тели икән. Имеш-мимешләр буенча ул үзенең коллегасы, телетапшырулар алып баручы - Юлия Барановская белән кызыксына башлаган. Галкин с...

42 яшьлек Максим Галкин 69 яшьлек Алла Пугачева белән аерылышырга тели икән. Имеш-мимешләр буенча ул үзенең коллегасы, телетапшырулар алып баручы - Юлия Барановская белән кызыксына башлаган.

Галкин соңгы чараларда хатыны белән килсә дә, аның белән аралашмый диярлек. Vladtime язганча, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр суыну, Барановская баланы Максимнан көтә дигән мәгълүмат пәйда булганнан соң барлыкка килгән.

Искәртеп узабыз, Максим Галкин һәм Алла Пугачева 2011 елда өйләнештеләр. Примадонна әйтүенчә, аларның романы 2001 елда ук пәйда була, ә 2005 елда Пугачева Филипп Киркоров белән рәсми рәвештә аерылгач, пар бергә яши башлый. Хәзер Галкин һәм Пугачева шоу-бизнес йолдызлары арасында иң үрнәк гаиләләрнең берсе. Ә аларның игезәк балалары Лиза белән Гаррины бөтен ил күзәтә.

Олеся Дмитриева

Фото maxgalkinru аккаунтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк