Логотип
Хәбәрләр

Пугачёва Виктор Дробыш белән ник аралашмый

Танылган продюсер Виктор Дробыш инде 10 ел Алла Пугачева белән аралашмый икән. Аның сәбәбе – Дробышның «Евровидение» конкурсы турында әйткән фикере. Хәтерләсәгез, 2004 елда «Евровидение» конкурсында б...

Танылган продюсер Виктор Дробыш инде 10 ел Алла Пугачева белән аралашмый икән. Аның сәбәбе – Дробышның «Евровидение» конкурсы турында әйткән фикере. Хәтерләсәгез, 2004 елда «Евровидение» конкурсында безнең илне Юля Савичева тәкъдим иткән иде, ул анда 11 урынга гына лаек булды. Продюсер Юляның әле бик яшь булуын ассызыклап киткән иде, ләкин шул вакытта: «Мондый конкурсларга инде яше чыкканнарны да җибәрергә кирәкми», ‒ дигән иде. Бу сүзләрне Алла Пугачевага җиткергәннәр, янәсе бу таш аның бакчасына булган. Шул хәлдән соң алар хаман да аралашмыйлар. Әмма Виктор Дробыш Алла Пугачеваны хөрмәт итүен әйтә.

Автор: Гөлшат Хәлиуллина

Фото: @alla_orfey

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк