Логотип
Хәбәрләр

Рәфикъ Мөхәммәтшин студентлар арасында профориентация буенча эшне көчәйтергә чакырды

Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин  студентлар арасында профориентация буенча эшне көчәйтергә чакырды. Бу турыда Татарстан мөсел...

Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин  студентлар арасында профориентация буенча эшне көчәйтергә чакырды. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә һөнәри мөселман дини мәгариф оешмалары – мәдрәсә директорлары киңәшмәсе узды. Чара Рәфикъ Мөхәммәтшин җитәкчелегендә барды.

Киңәшмә барышында Татарстан мәдрәсәләре җитәкчеләре 2018 елда һөнәри мөселман дини мәгариф оешмаларына кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Мисал өчен, Татарстан буенча көндезге уку бүлекләренә 340 студент кабул ителгән, бу үткән еллар белән чагыштырганда күбрәк дигән сүз. 2017 елда көндезге бүлеккә керүчеләр саны 243 кеше булган. Быел укырга керүчеләрнең саны күп булуга да карамастан, Рәфикъ Мөхәммәтшин студентлар арасында профориентация буенча эшне көчәйтергә чакырды.

Көн тәртибендә мөһим мәсьәлә булып мәдрәсә тәмамлаучыларның эшкә урнашу мәсьәләләре торды. 2017-2018 нче уку елы нәтиҗәләре буенча 125 чыгарылыш шәкерте Татарстан Республикасында дини өлкәдә эшкә урнаша алган. Моннан тыш 35 чыгарылыш шәкерте Россия Федерациясенең башка төбәкләренә эшкә урнашты, 66 шәкерт дини белем алуын дәвам итте.

Киңәшмәдә Мөселман мәгариф оешмалары форумын үткәрү турында фикер алыштылар. Катнашучыларның карары белән, форум Россия ислам институтының 20 еллык юбилеена багышланачак һәм быел ноябрь аенда үтәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә. 

татар-информ

Фото: dumrt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк