Логотип
Хәбәрләр

Рәфинә Ганиуллина: «Без көндәлек тормышта битлек кулланабызмы?»

Җырчы Рәфинә Ганиуллина «Без көндәлек тормышта битлек кулланабызмы?» дигән сорауга җавап эзли. Аның фикеренчә гел үзең булып калып, беркатлы булып яшәсәң сиңа карата кызыксыну кимергә мөмкин. Кем әйтм...

Җырчы Рәфинә Ганиуллина «Без көндәлек тормышта битлек кулланабызмы?» дигән сорауга җавап эзли. Аның фикеренчә гел үзең булып калып, беркатлы булып яшәсәң сиңа карата кызыксыну кимергә мөмкин. Кем әйтмешли, гомер иткән иреңә дә ертык халатың кирәкми. Рәфинә әйтмешли, битлек киеп кенә проблемалар хәл ителми, ә менә бүтән кешеләр урынына үзеңне куеп карап, чагыштырып, хәйран ачышлар ясарга була.

Рәфинә Роберт Миңнуллинның шигырен дә язып китә:

Иң әйбәте бу дөньяда ‒

Дурак булырга кирәк!

...Ләкин дурак булыр өчен

Баш җитми ‒ акыл кимрәк...

Рәфинәнең язылучысы: «Рәфинә син бит бик чибәр кирәкми сиңа әллә нинди маскалар кияргә үзен булып кына кал. Без сине яратабыз», дип язган.

Ә сез ничек уйлыйсыз? Хәзерге заманда битлек киеп йөрүчеләр күпме? Ә Рәфинәнең битлеге баттерфляй дип атала икән.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк