Логотип
Хәбәрләр

Рәфинә Ганиуллина кайнанасы белән нинди мөнәсәбәттә

Килен-кайнана темасы мәңгелектер инде ул. Егет белән кыз бергә тормыш корып яши башлагач килеп туа бу проблема, кайберәүләр өчен проблема да түгелдер бәлки. Хатын үзенең ирен, кайнана үзенең улын бүле...

Килен-кайнана темасы мәңгелектер инде ул. Егет белән кыз бергә тормыш корып яши башлагач килеп туа бу проблема, кайберәүләр өчен проблема да түгелдер бәлки. Хатын үзенең ирен, кайнана үзенең улын бүлешә алмыйлар, яисә әни кеше яшьләрнең тормышына кысылган очракта проблема килеп туарга мөмкин.

Килен-кайнана татулыгы да сирәк хәл түгел, эстрадабыз җырчысы Рәфинә Ганиуллина кайнанасының туган көне уңаеннан матур котлау сүзләре язган, иренең яхшы ир, яхшы әти булганы өчен рәхмәт әйтә. «Игътибарлы ир, яхшы әти, кайгыртучан ул булганың өчен бүген рәхмәтемне әниебезгә әйтәсем килә! Гомер бәйрәмең котлы булсын, кадерле әниебез. Сине hәрвакыт сөендерерлек итеп яши алсак ‒ иң зур бүләк шул булыр, миңа калса. Саулык, җан тынычлыгы гомерлек юлдашын булсын! Бик яратабыз, үрнәк алабыз, рәхмәт сиңа барысы өчен дә» ‒ дип яза Рәфинә.

Автор: Гөлшат Хәлиуллина

Фото: @rafinaganiullina

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк