Логотип
Хәбәрләр

Рәфинә Ганиуллина кечкенә улын күрсәтте

Җырчы Рәфинә Ганиуллина 7 май көнне икенче тапкыр әни булды. Моңа кадәр ул кечкенә улы Айтуганның йөзен социаль челтәрләрдә күрсәтмәде. Күптән түгел ул улы белән бергә төшкән фото урнаштырды, фото ас...

Җырчы Рәфинә Ганиуллина 7 май көнне икенче тапкыр әни булды. Моңа кадәр ул кечкенә улы Айтуганның йөзен социаль челтәрләрдә күрсәтмәде.

Күптән түгел ул улы белән бергә төшкән фото урнаштырды, фото астына «Бу фотода нәрсә җитми? Белүче кешегә ‒ приз» дип язып куйган. Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова комментарийда «Баланың битенә смайлик җитми» дип язып куйган. Ләкин күпчелек баланың бер тәпиендә носки булмауга игътибар иткән һәм дөрес җавап та шул дип уйлыйлар. Шулай ук җавапларда ире Рәзил һәм олы уллары Сөләйман җитми дигән фикерләр дә бар.

Автор: Г.Шарапова

Фото: rafinaganiullina

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк