Рәгаиб кичәсенең әһәмияте нәрсәдә?

Раҗәб аеның ике күркәм кичәсе бар: Рәгаиб һәм Мигъраҗ кичәләре. Рәгаиб кичәсе Раҗәб аеның пәнҗешәмбедән беренче җомгасына каршы киче. Быел ул 7 март киченә туры килә. Бу Мөхәммәт (с.г.в.)нең әтисе Габдуллаһ хәзрәт белән әнисе Әминәнең никахлары булган көн. Рәгаиб - Аллаһ гафу вә рәхмәтен колларына күбрәк иттереп биргән, догалар кабул ителә торган кичә.
Рәгаиб гарәп теленнән (рагйба сүзеннән) – «хыял», «теләк» дигәнне аңлата. Дин әһелләре Рәгаиб кичендә киләчәк буынны тәрбияләү мәсьәләсенә, гаилә кыйммәтләренә игътибарны юнәлтергә кирәк булуын ассызыклый.
Дәвамын интертаттан укыгыз
Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: "Татар-информ"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
5 март 2021 - 10:06
-
4 март 2021 - 12:15
-
3 март 2021 - 13:30
-
3 март 2021 - 12:54
-
3 март 2021 - 10:02
-
2 март 2021 - 10:48
-
1 март 2021 - 13:14
-
27 февраль 2021 - 20:08
-
Наркотикларга – юк! 12+