Логотип
Хәбәрләр

«Рәхәт күрә алмады ул бу җәмгыятьтә, күзләрендә йөрәк яше иде»

Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, күренекле шагыйрь Лена апа Шагыйрьҗанның ел ашын аның сеңлесе, Камал театры музее җитәкчесе Луара Шакирҗанова Казанның иң затлы рестора...

Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, күренекле шагыйрь Лена апа Шагыйрьҗанның ел ашын аның сеңлесе, Камал театры музее җитәкчесе Луара Шакирҗанова Казанның иң затлы рестораннарының берсендә шагыйрьне искә алу кичәсе итеп үткәрде.

«Минем апаның бүгенге искә алу кичәсен нәкъ шушы зиннәтле залда уздырасым килде. Чөнки бу йортны XIX гасыр ахырында Хәмит Сабитов дигән безнең бик тырыш, булдыклы сәүдәгәребез салган. 110 ел элек – 1908 елның башында ул Шимбә клубына – Шәрыкъ клубына әйләнә. Оештыручыларның берсе Терегулов булган. Габдулла Тукай үзенең мәгълүм лекцияләрен биредә укыган. Бирегә Галиәскар Камал килгән. Габдулла Кариев, Гафур Коләхмәтов... Шушы тәрәзәләрдән шушы күлгә караган безнең бөекләребез, - дип аңлатты Луара ханым Кабан күленә күрсәтеп. - Бу бина бик мөшкел хәлгә килгән иде - Универсиада алдыннан төзекләндерелде”. Язманың дәвамын укырга мөмкин...

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА

Фото: Салават Камалетдинов

интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк