Логотип
Хәбәрләр

Р.Миңнеханов "Зенит"ның җиңүе турында: Саннар иң югары һөнәри осталык хакында сөйли

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Зенит-Казан” волейбол клубы уенчыларын һәм җитәкчеләрен унынчы тапкыр Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады. Котлау те...

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Зенит-Казан” волейбол клубы уенчыларын һәм җитәкчеләрен унынчы тапкыр Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады. Котлау телеграммасында Президент "Зенит" уенчыларының унынчы тапкыр ил чемпионнары булуларын, бишенче тапкыр рәттән беренчелекне яулауларын билгеләп үтте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Котлау телеграммасы “Зенит-Казан” волейбол клубы баш тренеры Владимир Алекнога һәм уенчыларга, клуб президенты Рәфкать Кантюковка һәм Татарстан Волейбол федерациясе президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга адресланган.

“Зенитлылар унынчы тапкыр ил чемпионнары булды, бишенче тапкыр рәттән беренчелекне яулады – саннар тренерлар һәм уенчыларның югары һөнәри осталыгы хакында сөйли”, - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов уенчыларга шулай ук “һәрчак даими үсеш, осталыкны чарлау өчен эчке чыганак табуларын” теләде. Аның фикеренчә, спорт җиңүләрендә бу ныклы нигез булып тора.

Кичә Санкт-Петербургта узган Россия чемпионатының исәп буенча өченче финал уенында Казан “Зенит"ы Питер “Зенит"ын 3:0 исәбе белән җиңде.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк