Логотип
Хәбәрләр

Рәсәйнең халык артисты вафат

Рәсәйнең халык артисты Роман Карцев 79 яшендә Мәскәүдә вафат булган, дип хәбәр итә аның директоры Наталья Жеромская.  «Әйе, чынлап та әлеге хәбәр дөрес. Вакыйга бүген хастәханәдә сәгать 9лар тирәсендә...

Рәсәйнең халык артисты Роман Карцев 79 яшендә Мәскәүдә вафат булган, дип хәбәр итә аның директоры Наталья Жеромская.  «Әйе, чынлап та әлеге хәбәр дөрес. Вакыйга бүген хастәханәдә сәгать 9лар тирәсендә килеп чыкты», – дип раслады Мәскәү миниатюра театрының матбугат үзәге.

Халык артисты Роман Карцев соңгы өч аен хастәханадә үткәргән. Үлемнең чын сәбәбе әлегә ачыкланмаган. Карцев студент вакытында ук актерлык һөнәренә тартыла башлый. Ул Одесса шәһәренең диңгез флоты инженерлары институтының «Парнас-2» үзэшчән студентлар театрына чакырыла. 1972 елда ГИТИСның заочно актерлык факультетын тәмамлый. Актерга зур популярлык «Собачье сердце», «Небеса обетованные», «Старые клячи» һәм «Мастер и Маргарита» кебек фильмнарда уйнаган рольләре аша килә.

 

Фәнүзә Сираҗиева

Фото: kznlive.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк