Логотип
Хәбәрләр

Рәссам Илгиз Ханов татар телен төнлә өйрәнә башлаган

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Мәскәүдә ярты гасыр яшәгән рәссам Илгиз Ханов татар телен төнлә өйрәнә башлаган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә рәссам-скульптор, Г.Тукай пре...

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Мәскәүдә ярты гасыр яшәгән рәссам Илгиз Ханов татар телен төнлә өйрәнә башлаган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә рәссам-скульптор, Г.Тукай премиясе лауреаты Илдар Хановның энесе Илгиз Ханов үзе хәбәр итте.

“15 яшемнән Мәскәүдә яшәдем, - ди Илгиз Ханов. - Анда татарларга карата мөнәсәбәт бик үк уңай дип әйтә алмыйм. Татарстанга кайтып төпләнгәч, русларга "протест" йөзеннән, Казан ханлыгы идарәчесе Сөембикә картиналарын иҗат иттем. Бер ел дигәндә 40 Казан чибәрен киндергә төшердем. Моннан ике ел элек Сөембикә образы белән ныграк кызыксына башладым. Борынгы риваятьләр буенча, ул манарадан сикерә.

Мин бу риваятьне киңәйтеп карап, татарның инкыйразы (геноцид) хакында уйланам. Казанда татарча сөйләшүчеләр юк дәрәҗәсендә. Әти-әни белән бала чакта татарча сөйләшә идек. Ә хәзер менә телне яңадан өйрәнә башладым. Төннәремне тел өйрәнүгә багышлыйм.Тел бетсә, милләт тә юкка чыгачак. Ике янәшә буын үз телендә сөйләшми икән, димәк милләт тә юкка чыга ала. Россия армиясенә яхшы солдатлар гына калыр, дип куркам”.

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк