Логотип
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов: "Бу вакыйга тарихта калачак"

Кичә Татарстан Президенты «Сөембикә» милли операсының дөньякүләм премьерасында булды. Татарстан республикада «Сөембикә» милли операсы иҗат ителү белән горурлана ала, дип белдергән Татарстан Президент...

Кичә Татарстан Президенты «Сөембикә» милли операсының дөньякүләм премьерасында булды.

Татарстан республикада «Сөембикә» милли операсы иҗат ителү белән горурлана ала, дип белдергән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов опера премьерасын караганнан соң. Бу хакта Президентның матбугат үзәге хәбәр итә.

«Без профессионаллар, безнең белгечләр әзерләгән милли операның зур уңышка ирешүе белән горурланабыз. Опера безнең тарих белән тулы, без аны белергә тиеш. Премьера югары дәрәҗәдә узды. Татарстан шундый продукт әзерли алуы белән горурланырга тиеш. Бу вакыйга тарихта калачак», – дигән Рөстәм Миңнеханов.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/27/172349/

 

Татар-Информ

Фото - Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк