Логотип
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов: "Казан циркы заманча таләпләргә җавап бирүе белән горурлана алабыз"

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төзекләндерүдән соң ачылган Казан дәүләт циркында булды. Ул яңа циркта тәүге "Фиеста" та...

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төзекләндерүдән соң ачылган Казан дәүләт циркында булды. Ул яңа циркта тәүге "Фиеста" тамашасына килгән нәни тамашачыларны сәламләде. Тамаша башланганчы вакыт булу форсатыннан файдаланып, Рөстәм Миңнеханов янына балалар да килеп китте. Кайсы автограф сорады, кайсы Президент белән селфи ясарга өлгерде.

"Хәерле көн, хөрмәтле балалар, ата-аналар, бәйрәм кунаклары! Капиталь ремонт тәмамлангач, без циркта беренче тамашачылар ишле, үрнәк гаиләләр булырга тиеш дигән карарга килдек", – дип ул гаиләләрнең Татарстанның һәр шәһәр һәм районыннан чакырылуын билгеләп узды.

"Бүген без Казан циркы барлык заманча таләпләргә җавап бирә дип горурлык белән әйтә алабыз", – дип Президент төзүчеләргә, проект авторларына, белгечләргә рәхмәтен белдерде. "Кыска вакыт эчендә цирк кына түгел, ә бөтен комплекс, шул исәптән цирк мәктәбе капиталь төзекләндерелде", – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ремонт эшләренә 1 миллиард сумга якын акча сарыф ителгәнен әйтте.

Президент бүгенге тамашага күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар чакырылганын искәртеп: "Гаилә ул - теләсә нинди илнең, төбәкнең нигезе. Без сезнең белән горурланабыз. Бүген сезне монда кабул итү – безнең өчен зур мәртәбә", – диде. Рөстәм Миңнеханов аларга гаиләләрендә тынычлык, балаларның игелеген, рәхәтен күрергә насыйп булуын теләде.

Цирк сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен, Казан дәүләт циркы коллективы Татарстан Президенты Рәхмәт сүзенә лаек булды.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова барлык муниципаль районнардан 2 мең кеше чакырылганын, аларның 1523е балалар булуын белдерде. "Бу шәһәр халкына, балаларга зур бәйрәм. Һәммәбез дә күптәннән яңартылган циркны күрергә теләдек”, – диде. Тамашага күпбалалы, тәрбиягә бала алган гаиләләр чакырылуын әйтте.

Циркта башкарылган эшләргә күчсәк, “Татинвестгражданпроект” цирк бинасында ремонт-реставрация эшләре кысаларында, фәнни-тикшеренү эшләрен башкарган, проект-смета документациясен әзерләгән, интерьер дизайнын эшләгән. Бина интерьерын яңарту, әмма шул ук вакытта циркның эчке киңлегенең архитектур кыяфәтен мөмкин кадәр саклап калу бурычы куелган булган.

Интерьер тематикасы нигезендә – Арлекино костюмындагы орнамент, ягъни ромб төсле бизәк. Ромблы орнамент бар җирдә дә кулланылган: вестибюль, гардероб, фойе һәм тамаша залында да. Фойеда аттракционнар, буфет эшли һәм сувенирлар сатыла. Тамаша залы яктыртылып, төсләргә махсус эффект, динамика өстәлә. Мәсәлән, кызыл яктырткыч кушканда, кызыл ромблар юкка чыга, зәңгәрен кабызганда, зәңгәр ромблар югала.

Балаларга бәйрәм мохитен тудыру өчен, вестибюльдә клоун белән фотозона бар, гардеробта шарлар рәвешендә люстралар эленгән, баскыч сары төстә жираф рәвешендә эшләнгән. Цирк традицияләренә туры китереп, тамаша залында, нигездә, кызыл төс өстенлек итә. Рәтләр буенча тезелеп киткән утыргычлар куе һәм сыек көрән төстә ясалган.

Гомумән алганда, реставрация бүгенге көн нормаларын исәпкә алып үткәрелгән. Бинаның конструктив схемасы бу очракта алышынмаган. Санитар һәм янгынга каршы нормалар белән бәйле үзгәрешләр кертелгән. Вестибюль мәйданы зурайтылган, эчке витраж күчерелгән, өстәмә санузеллар куелган. Эчке ишекләр янгын куркынычсызлыгының заманча таләпләре нигезендә ясалган. Гөмбәз корылмасы ныгытылган, идән, түбән, гөмбәзнең эленмә корылмалары төзекләндерелгән, эчке якны ремонтлау буенча эш башкарылган.

татар-информ

Фото: tatarstan.ru

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк