Логотип
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялга китте

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге көннән башлап кыска вакытлы ялда. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Президент 26...

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге көннән башлап кыска вакытлы ялда. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Президент 26 марттан 1 апрельгә кадәр ял итәчәк.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 98нче маддәсе нигезендә, әлеге чорда ТР Президенты вазифаларын ТР Премьер-министры Алексей Песошин башкарачак. 

татар-информ

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк