Логотип
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов Олимпия чемпионы Алинә Заһитованы Уеннарда җиңүе белән шәхсән котлады

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы Пхёнчхандагы (Корея Республикасы) XXIII кышкы Олимпия уеннары чемпионкасы Алина Заһитова белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесе...

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы Пхёнчхандагы (Корея Республикасы) XXIII кышкы Олимпия уеннары чемпионкасы Алина Заһитова белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Очрашуда чемпионканың әтисе Илназ һәм әнисе Ләйсән Заһитовалар да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Алинаны Пхёнчханда лаеклы җиңүе белән котлады. "Бу аеруча мөһим җиңү булды һәм Россиянең кышкы Олимпиада-2018дә беренче алтыны да иде", диде ул.

Очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов та катнашты.

Искәртәбез, Алина Заһитова – Россиянең Атказанган спорт остасы, Пхёнчхандагы (Корея Республикасы) XXIII кышкы Олимпия уеннарының шәхси ярышларда чемпионы, команда ярышларында көмеш призер, 2018 елгы Европа чемпионы, 2017 елгы Гран-при финалында җиңүче, юниорлар арасында 2017 елгы дөнья чемпионатында чемпион, 2018 елгы Россия чемпионы.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк