Логотип
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов: «Россиядә Театр елы дип игълан ителгән киләсе елда бай эчтәлекле зур эш уздырылачак»

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасы вакытында театрларга ярдәм күрсәтеләчәге турында әйтеп узды: «Россиядә Театр елы дип игълан ителгән киләсе ел...

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасы вакытында театрларга ярдәм күрсәтеләчәге турында әйтеп узды: «Россиядә Театр елы дип игълан ителгән киләсе елда бай эчтәлекле зур эш уздырылачак. Бу исә бөтен илебездә мәшһүр театрларыбыз – Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театры традицияләрнең буыннан-буынга тапшырылып килүен билгеләп үтү, шулай ук республикадагы башка театр коллективларына, аеруча балалар театрларына ярдәм күрсәтү өчен күркәм бер сәбәп булып тора. Театрның уникаль формаларын рухи байлыгыбызны, классик әдәбиятның, рус һәм татар телләренең матурлыгын, халыкларыбыз милли мәдәниятенең үзенчәлекле традицияләрен ачу өчен мөмкин кадәр тулырак файдаланырга кирәк».

Фото tat.speaker.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк