Логотип
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов «Салават күпере»ндә Токиодагы кебек уңайлы мохит ясарга тәкъдим итте

Казанның «Салават күпере» микрорайонында эш урыннары, белем бирү учреждениеләре, ял үзәкләре булса, халыкның шәһәр үзәгенә бару ихтыяҗы тумаячак һәм ул «бөке»ләрдә утырмаячак. Токио шәһәре шул принцип...

Казанның «Салават күпере» микрорайонында эш урыннары, белем бирү учреждениеләре, ял үзәкләре булса, халыкның шәһәр үзәгенә бару ихтыяҗы тумаячак һәм ул «бөке»ләрдә утырмаячак. Токио шәһәре шул принцип белән төзелгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының 32нче сессиясендә шул хакта хәбәр итте.

«Әгәр без «Салават күпере»ндә эш урыннары, белем бирү һәм ял үзәкләре булдырсак, бөтенесенә дә үзәккә баруның кирәге калмаячак. Мисал өчен, Токио шәһәре шундый өлешләргә бүленгән. Бездә исә иртән бөтен халык үзәккә бара, аннары килгән юлдан өйләренә кайта», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шуңа бәйле рәвештә, ТР Президенты «Салават күпере» микрорайонын яшәү өчен мөмкин кадәр уңайлы итү хакында уйларга кушты. Әгәр моны җайга сала алмасак, халык һәрвакыт «бөке»ләрдә иза чигәчәк һәм уңайсыз булачак. Шәһәр тормыш итү өчен уңайлы булырга тиеш», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2025 елда Казанда Горький шоссесы дублер юлы төзеләчәк. Ул «Салават күпере» микрорайонының транспорт инфраструктурасын яхшыртуга юнәлдерелгән.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк