Логотип
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдә Җәлил туган көненә багышланган видео урнаштырды

Бүген бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмдагы сәхифәсендә Муса Җәлилгә багышланган видео урнаштырды. Кадрларда Муса Җәлилнең «Тау елгасы» шиг...

Бүген бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көне.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмдагы сәхифәсендә Муса Җәлилгә багышланган видео урнаштырды. Кадрларда Муса Җәлилнең «Тау елгасы» шигыренә багышланган видеорәт сурәтләнгән. Кадр артындагы тавыш шигырьне талгын көйгә кушылып укый.

  • Бүген Татарстанда Муса Җәлилнең 113 еллыгын билгеләп үтәләр. Ул бала чагында ук шигырьләр яза башлаган. 1942 елда Бөек Ватан сугышына киткән. Сугышта тоткынлыкка эләккән. 1944 елның февралендә Муса Җәлилне һәм аның ун иптәшен үлем җәзасына хөкем иткәннәр. Муса Җәлилгә үлгәннән соң Совет Союзы герое исем бирелде.
  • Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. 

Инстаграмдагы комментарийларда шигырьне ошатканнар. «Бик матур», «Тукай, Җәлил, Сәйдәшләребезне онытмыйк», дип язалар.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк