Логотип
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов туган телне саклау иң борчый торган мәсьәлә дип белдерде

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Туган тел көненә багышланган тантаналы кичәдә туган телне саклау мәсьәләсендә борчылуын белдерде һәм бөте...

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Туган тел көненә багышланган тантаналы кичәдә туган телне саклау мәсьәләсендә борчылуын белдерде һәм бөтенебезгә бердәм булып эшләргә кирәклеген әйтте.

"Тукайның иҗатында татар теле зур урын алып тора. Əлбәттә, туган тел ул бүгенге кәндә безне борчый торган мәсьәлә. Ел саен күп милләтләр үзләренең туган телләрен югалталар. Бездә дә бу мәсьәләдә икенче төрле фикерле кешеләребез бар, - диде ул. - Кичә безнең Дәүләт Советының сессиясе булды һәм безгә шушы юнәлештәге сөйләшүләр бик кирәк иде. Без милләтебезне, ата-бабадан килгән гореф-гадәтләрне, мирасны сакларга тиешбез. Бу эшкә тырышлык кирәк, безгә бергә булырга кирәк, милләтебезне һәм телебезне саклар өчен күп хезмәт кертергә кирәк".

Татарстан Президенты 60 ел дәверендә безнең Тукай исемендәге Дәүләт премиясе халкыбызның күренекле кызлары-егетләренә бирелүен искәртте һәм алар милләтебезне үстерүгә, телебезне саклауга зур өлеш кертүен әйтте.

"Без бүген Тукай һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң Кариев театрының яңа бинасын карадык. Уңайлы шартлар, талантлы труппа... Безнең шундый театрлар булырга тиеш, мәктәпләр булырга тиеш! Алар барысы да телебезне саклау юнәлешендә эшләргә тиеш", - диде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов халкыбызны Тукайның туган көне һәм Туган тел көне белән котлап, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Туган тел көненә багышланган тантаналы чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында үтте. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк