Логотип
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнехановка «Тукай Юлы - Путь Тукая» яңа туристик маршрутын тәкъдим иттеләр

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Тукай Юлы - Путь Тукая» яңа туристик маршрутын тәкъдим иттеләр. Чара Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте йор...

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Тукай Юлы - Путь Тукая» яңа туристик маршрутын тәкъдим иттеләр. Чара Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортындагы эш бүлмәсендә узды, дип хәбәр итә республика лидерының матбугат хезмәте.

Проектны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова тәкъдим итте.

Маршрут туристларда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗат һәм тормыш юлына карата кызыксыну уяту максатыннан булдырылган.

Маршрут велосипедта һәм җәяүләп Татарстанның Биектау, Арча, Әтнә, Балтач һ.б. районнары аша узачак. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк