Логотип
Хәбәрләр

Р.Вәлиев Татарстанда музыка сәнгате буенча бер генә карар да кабул ителмәгәнлеген әйтте

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев Татарстанда музыка сәнгате буенча әле бер генә карар да кабул иткәнебез юк дип белдерде. Бу фикерен ул «Казан» милли-мәдәни үзәгендә узган «Татарстан -...

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев Татарстанда музыка сәнгате буенча әле бер генә карар да кабул иткәнебез юк дип белдерде. Бу фикерен ул «Казан» милли-мәдәни үзәгендә узган «Татарстан - яңа гасыр» дип исемлəнгəн Республика иҗтимагый хəрəкəтенең Югары киңәшмәсе утырышында сөйләде.

«Телдән башка милләт була алмый дип әйтә килдек. Музыка сәнгатеннән башка милләт тә була алмый. Тел азрак кына булса да «аякка бассын» өчен без ниләр эшләдек? 1992 елда Конституция кабул иткәндә закон кертелде, аннан соң өч мәртәбә программа кабул иттек, ә музыка сәнгате буенча безнең әле бер генә дә карар кабул иткәнебез юк», - диде Разил Вәлиев.

«Әмма ләкин узган ел без «матди булмаган мәдәни мирас» дигән закон концепциясен булдырдык, аны эшләтеп җибәрә алсак көн кадагында торган күп кенә мәсьәләләр тормышка ашырылыр иде», - дип сөйләде Татарстанның Дәүләт Советы депутаты.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк