Логотип
Хәбәрләр

Рабит Батулла татар фильмы татар телендә төшерелергә тиешлеген әйтә

Бары тик татарча төшерелгән фильмны гына татар фильмы дип атарга мөмкин. Рабит Батулла үзенең «Кичер мине, әнкәй!» пьесасы буенча төшерелгән «Инсаф» фильмын карагач, журналистларга моның чын татар фил...

Бары тик татарча төшерелгән фильмны гына татар фильмы дип атарга мөмкин. Рабит Батулла үзенең «Кичер мине, әнкәй!» пьесасы буенча төшерелгән «Инсаф» фильмын карагач, журналистларга моның чын татар фильмы булуын әйтте.

«Рус телендә төшерелгән фильмны мин татар фильмы дип санамыйм. Тел хәл итә. Татар киносы татарча булырга тиеш», – диде ул.

«Фильмны титрлар белән, кадр арты комментарийлары белән эшләргә була. Америка фильмнарын шулай карыйбыз бит. Артистларның телләрен аңламасак та, тавыш интонацияләрен тоябыз», – ди язучы.

«Татар фильмнарын татар телендә төшерик. Бу сүзләрем бөек рус теленә хөрмәт билгесе – җимермик без аны. Үз телебездә төшерик», – диде Рабит Батулла.

Халык язучысы Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй!» пьесасы буенча төшерелгән фильмның режиссеры – Фәрит Дәүләтшин, продюсеры – Наталья Топал.

Фильмда Кариев театры артистлары төшкән. Төп рольдә – Казанның 2нче гимназиясе укучысы, 13 яшьлек Инсаф Һидиятуллин.

Фильм Ленин исемендәге мәдәният сараеның кинозалында «Время кино» дирекциясе ярдәме белән күрсәтелде. Оештыручылар моның премьера алды күрсәтүе икәнелеген әйтәләр.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк