«Рабыня Изаура» сериалы актрисасы Россия белән таныша
Элегрәк Бразилия сериаллары бик популяр иде. Шул сериалларның берсендә уйнаган актриса Луселия Сантуш БРИКС халыкара оешмасының редакциясен оештыру инициативасы белән Мәскәүгә килгән. 61 яшьлек актри...
Элегрәк Бразилия сериаллары бик популяр иде. Шул сериалларның берсендә уйнаган актриса Луселия Сантуш БРИКС халыкара оешмасының редакциясен оештыру инициативасы белән Мәскәүгә килгән.
61 яшьлек актриса әйтүенчә, Россиягә килү аның күптәнге хыялы булган. «Рабыня Изаура» сериалы бөтен дөньяда популяр иде, ләкин мин Россиядә бигрәк тә популяр дип ишеттем», ди ул пресс-конференциядә.
Актрисаның берничә ел элек Бразилия президенты делегациясе составында Россиягә килү мөмкинлеге булган, ләкин ул кечкенә улын калдырып китә алмаган. Сантушка Мәскәүнең пөхтәлеге ошаган, «Мин Мәскәүгә Яңа ел алдыннан килүемә бик шат, шәһәрнең бизәлешенә сокландым. Бразилиядә хәзер 50 градус җылылык, анда Кыш бабай килеп җитә алмас дип уйлыйм», ди актриса.
Актриса уйнаган популяр «Рабыня Изаура» сериалы экраннарга 30 ел элек чыккан иде.
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк