Логотип
Хәбәрләр

Радик Юлъякшинны 16 сакчы саклый. Нәрсә булган җырчыга?

«Кичә Бөрҗәнгә Президент килгән диләр. Юк ла, Радик Юлъякшин икән. Уфадан ЮХХДИ хезмәткәрләре озатуында килгән егетне ни өчен зур җитәкче дип уйлаганнар? Баксаң, Радикны 16 сакчы озатып йөргән икән....

«Кичә Бөрҗәнгә Президент килгән диләр. Юк ла, Радик Юлъякшин икән.

Уфадан ЮХХДИ хезмәткәрләре озатуында килгән егетне ни өчен зур җитәкче дип уйлаганнар? Баксаң, Радикны 16 сакчы озатып йөргән икән.

«Нәрсәсен саклый микән?», «Бу кадәр кыланмаса да булыр иде», дигән сүзләр ишетергә туры килгән аның турында.

Концертын караганнан соң, суынганнар анысы. Ике сәгать буена тере тавышка җырлаган Радик. Халык күп җыелган, тирә-як авыллардан да килгәннәр. Күңелләре булган, рәхмәт әйтеп калганнар.

Ә сакчылар? Бу кадәр популяр кешедә алары гына булыр инде, - дип яза Кызыл Таң газетасы»

@elvin_grey_music

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк