Радик Юльякшин өйләнергә теләвен белдерде
Декабрьнең көтеп алынган зур вакыйгасы – җитди травма аркасында озак вакыт сәхнәгә чыкмаган Elvin Greyның «Татнефть Арена» боз сараенда грандиоз концерты узды. Концерт «Elvin Grey» музыкаль лейблының...
Декабрьнең көтеп алынган зур вакыйгасы – җитди травма аркасында озак вакыт сәхнәгә чыкмаган Elvin Greyның «Татнефть Арена» боз сараенда грандиоз концерты узды. Концерт «Elvin Grey» музыкаль лейблының туган көне уңаеннан оештырылган иде, биредә Радик үзе һәм аның иҗатташ дуслары – лейблның яңа артистлары чыгыш ясады.
Артист үзе белән бергә булганнары өчен яраткан тамашачыларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Концертта җырчының популяр хитлары һәм барыбызга да яхшы таныш булган «Уфтанма», «Гомерләр үтә икән ул» кебек ретро җырлар күп яңгырады.
Тамашаны көтелмәгән ике вакыйга бизәде, сәхнәдә 9000 аудитория каршында кияүгә чыгу тәкъдимнәре яңгырады һәм шушы мизгелләрдә ике яңа гаилә туды. Бәхетле парларны күреп, Радик үзенең дә өйләнү теләге барлыкка килүе хакында әйтте. 29 яшьлек буйдак җырчыбызга гашыйк кызлар күп булса да, егетнең йөрәген яулаучы әлегә күренми.
Автор: А.Галимова
Фото: Гөлшат Халиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк