Логотип
Хәбәрләр

Радик Юльякшин Рафаэль Латыйповның кәефен төшергән

Белүебезчә, Рафаэль Латыйпов репертуарында булган «Гомерләр үтә икән ул» җырын хәзер Елвин Грей актив башкара. Бу хакта Рафаэльнең тормыш иптәше Динә Латыйпова үзенең фикерләрен җиткерде. Бу җыр чыкка...

Белүебезчә, Рафаэль Латыйпов репертуарында булган «Гомерләр үтә икән ул» җырын хәзер Елвин Грей актив башкара. Бу хакта Рафаэльнең тормыш иптәше Динә Латыйпова үзенең фикерләрен җиткерде. Бу җыр чыккан гына вакытта Радик әле яшүсмер егет кенә булган, бу җырны үзенә сайлавы Динә Латыйпованы шатландыра гына икән. Ләкин шуңа да карамастан Рафаэль Латыйповның бераз кәефе төшеп алган икән, чөнки аннан «Абый, шул җырыңны җырлыйм әле?» дип сораучы булмаган икән. Сораса күңеле булыр иде инде. Динә Латыйпова шулай ук яшьләр җырларлык җырларның әле күп булуы турында да әйтте.

Инстаграмда бу хакта төрле комментарийлар язалар, «Радик башка җырчыларның җырларын җырлауны модага кертте ахры инде», дип язучылар бар.  

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк