Рафис Борһанов укучы яшьләрне Студентлар көне белән котлады
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Вице-премьер – Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов республикадагы барлык укучы яшьләрне Студентлар көне белән тәбрик итте. «Бүген – бөтен студентлар...
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Вице-премьер – Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов республикадагы барлык укучы яшьләрне Студентлар көне белән тәбрик итте.
«Бүген – бөтен студентларның иң яраткан бәйрәме. Татарстан Республикасы студентларын әлеге бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм», - диелә Рафис Борһановның министрлык сайтында дөнья күргән котлау текстында.
«Студент еллары тормышыгызда иң яхшы һәм гомергә истә кала торган еллар булсын. Сезгә кызыклы лекцияләр, файдалы семинарлар, шулай ук фәнни-гамәли конференцияләр, форумнар, бәйге һәм фестивальләрдә актив катнашуыгызны теләп калам. Алган белемнәрегез, талантыгыз, актив гражданлык позициясендә торуыгыз Татарстан бәхете хакына хезмәт итәчәгенә ышанам. Республикабызның киләчәге ышанычлы кулларда икәнлегенә, сез алган белемнәрнең аның чәчәк атуына ярдәм итәчәгенә өметләнәсе килә. Иҗат итегез, хыялланыгыз һәм куйган максатларыгызга ирешегез!» - дигән теләкләрен җиткерде студентларга Рафис Борһанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк