Логотип
Хәбәрләр

Рафис Корбан балалар язучыларын бәяләү җитми дип саный

Аның фикеренчә, язучы-шагыйрьләргә дәүләт игътибар итәргә тиеш. Балалар шагыйре Рафис Корбан балалар өчен язучыларны бәяләп бетермиләр дигән фикердә. Бу хакта ул «Татар-информ»да узган түгәрәк өстәлд...

Аның фикеренчә, язучы-шагыйрьләргә дәүләт игътибар итәргә тиеш.

Балалар шагыйре Рафис Корбан балалар өчен язучыларны бәяләп бетермиләр дигән фикердә. Бу хакта ул «Татар-информ»да узган түгәрәк өстәлдә әйтте.

«Балалар өчен язу ни өчен кызык түгел? Бик талантлы, дөнья күләмендә исем алган язучыларыбыз бар – Роберт Миңнуллин, Рафаэль Газизов. Бездә балалар өчен язучыларны кызыксындыру һәм аларның эшләрен күрү, бәяләү җитеп бетми», – дип саный ул.

Шагыйрь фикеренчә, Тукай премиясен дә Роберт Миңнуллиннан соң алган балалар язучысы юк.

«Лаеклылар юкмени? Резеда Вәлиева, Мәрзия Фәйзуллина, Рәшит Бәшәрне тәкъдим итеп карадылар. Йөзгә кызыллык китерми торган яшьләребез дә бар. Балалар язучыларына игътибар булырга тиеш. Алар бик аз. Киләчәктә ул бетәчәк. Тагын да шул Габдулла Тукай һәм Абдулла Алишка гына ябышып калачакбыз», – ди шагыйрь.

Рафис Корбан сүзләренчә, әлеге мәсьәләгә җәмәгатьчелек, хөкүмәт, дәүләт тарафыннан игътибар булырга тиеш. 


Чулпан Шакирова

Фото «Татар-информ»

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/28/181763/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк