Логотип
Хәбәрләр

Рафис Корбан сабыйлар өчен язучы шагыйрьләр арасында үзен беренче дип атады

Шагыйрь фикеренчә, баланың теле ачылганда, аңа туган телдә шигырьләр укырга кирәк. Рафис Корбан әйтүенчә, балалар шагыйрьләре күп, ләкин сабый яшьтәге балалар өчен язучылар аз. «Балалар өчен утызлап...

Шагыйрь фикеренчә, баланың теле ачылганда, аңа туган телдә шигырьләр укырга кирәк.

Рафис Корбан әйтүенчә, балалар шагыйрьләре күп, ләкин сабый яшьтәге балалар өчен язучылар аз. «Балалар өчен утызлап шагыйрь яза. Әмма мәктәпкәчә яшьтәге балаларга язучылар аз. Алар арасында үземне беренче дип саныйм», ‒ диде шагыйрь. Бу хакта ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә әйтте.

Балалар шагыйре Рафис Корбан фикеренчә, ике яшьлек сабыйга үз туган телендә шигырьләр укырга кирәк. «Баланың теле ачылган вакытта аның үз туган телендә күз алдында булган предметларга багышлап язылган шигырьләр укылса, әйләнә-тирә белән танышуы җиңелрәк барыр. Сабыйларга балалар язучылары әсәрләрен укырга кирәк», ‒ диде язучы.

Рафис Корбан мәктәпләрдә туган телне укыту мәсьәләсенә дә тукталды. «Туган телне саклап калу, аны мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе бик кискен килеп басты. Балаларыбызга атнасына 1-2 сәгать туган тел дәресе керә. Бу бик аз вакыт. Мәктәп балалары татар әдәбиятын, безнең классиканы белеп үсәргә тиеш. Мәктәпләрдә язучылар белән очрашулар да тиешле дәрәҗәдә түгел», ‒ диде ул.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк