Логотип
Хәбәрләр

Раил Садриев Буада шигъри фестиваль үткәрергә җыена

Буада тагын бер фестиваль үткәрелергә мөмкин. Буа дәүләт театры директоры Раил Садриев «Татар-информ» хәбәрчесенә зур масштаблардагы шигъри фестиваль үткәрү теләге турында сөйләде. «Миңа шигъри фести...

Буада тагын бер фестиваль үткәрелергә мөмкин. Буа дәүләт театры директоры Раил Садриев «Татар-информ» хәбәрчесенә зур масштаблардагы шигъри фестиваль үткәрү теләге турында сөйләде.

«Миңа шигъри фестиваль ясау идеясен бирделәр. Бу – театр белгече Олег Лоевский идеясе. Әдәби фестивальнең концепциясе әле уйланыла. Буада оештырыласы поэтик фестиваль татар әдәбияты белән генә чикләнми», - дип планнары белән уртаклаша Раил Садриев. Аның фикеренчә, фестивальдә бер көнне Тукай шигърияте булырга мөмкин, икенче көнне балалар шигърияте, өченче көнне – бәлки, рус әдәбияты.

Раил Садриевны яңа фестивальгә алынырга татар әдәбияты проблемалары этәргән. Ул татар әдәбиятын популярлаштырырга кирәк дип саный. «Совет заманында бу эш белән шөгыльләнергә Үзәк Комитетта махсус бүлекләр бар иде», - ди ул.

«Бу татар әдәбиятыннан башлап, гомумән, әдәби фестиваль буларак күзаллана. Бәлки, Тарих институты белән бергә эшләрбез, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшиннар буыны миңа ярдәмгә килергә мөмкин», – ди Буа дәүләт театры директоры. – «Бүгенге көндә татар теле аяныч ситуациядә буларак, татар халкының үсеш стратегиясенең бер тармагы буларак, бу фестивальне әһәмиятле дип саныйм».

Рузилә Мөхәммәтова

Бу хакта тулырак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк